четверг, 16 октября 2014 г.

балалар өчен җырлар

 Балачак хыялы
Салават күпере сыман
Калса да балачагым,
Тоям гомерем буена
Озатып барачагын.
Кайчак тирән уйга талам
Карыймын да каерылып,
Балачагым хыялыннан
Калмадыммы аерылып?
Салават күпере сыман
Балачак хыяллары,
Балачагым хыяллары
Канатлар куяр әле.
Салават күпере сыман
Калса да балачагым,
Тоям гомерем буена
Озатып барачагын.
 

Рәсем ясарга өйрәнәбез

                               
        

                                     



                                                   

Укырга өйрәнәбез


Өч кыз
Борын-борын заманда булган икән, ди, бер Хатын. Аның булган, ди, ө
ч кызы. Бу Хатын, кызларымның өсте бөтен, тамаклары тук булсын, ди-ди, көне-төне эшләгән, ди.
Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән-берсе матур, ди, бер битләре ай, бер битләре кояш, буй-сыннары карлыгачтай сылу, ди. Өч кыз, бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барганнар.
Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урамда Тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән:

 
 
 
 
Балалар укырга, рәсем ясарга, җырларга биергә яраталарБалалар белән бергәләшеп укырга ,язарга, биергә , рәсем ясарга,җырларга өйрәнәбез.