Уеннар

Балалар өчен бармак уеннары.

Бармак уеннары сабыйлар усешендә зур роль үти. Андый уеннар баланың баш миен эшләтә һәм тизрәк «телен ачарга» ярдәм итә.
Сабый әле бик кечкенә булганда, аның бармакларын сыйпарга кирәк, уч төбенә узегезнең бармагыгызны куярга мөмкин-ул үзенә күрә массаж була.
 
Бала үсә бара, бармак уеннарына күчә алабыз, моның өчен безгә татар халык иҗаты ярдәмгә килер:):
Бу бармак-бабай,
Бу бармак-әби,
Бу бармак-әти,
Бу бармак-әни,
Бу бармак-нәни бәби,
Аның исеме- чәнти!
================
Баш бармак баш кашый,
Имән бармак имән ташый,
Урта бармак утын яра,
Атсыз бармак ат җигә,
Чәнти бармак чәй эчә.
================
Баш бармак,
Балан ияк,
Урта тияк,
Әби-чеби,
Нәни бәби.
================
Карга килер — казан асар,
Торна килер — тоз салыр,
Саескан килер — салма салыр,
Песнәк килер — пешерер,
Чыпчык килер — төшерер,
Моңа бирер, моңа бирмәс,
Моңа бирер, моннан әлыр,
Кетер, кетер, кетер,
Казан төбен кимер…
(Чәнти бармагын тотып, бала­ның уч төбен кытыклыйлар.)
================
Бер — бермәк,
Ике — икмәк,
Дүрт — дүртмәк,
Биш — бишмәт,
Алты — атмак,
Җиде — җитмәк, С
игез — сикмәк,
Тугыз — тукмак,
Ун — уймак,
Таба тулы коймак,
Мә сиңа да бер бармак!
(Балага бер бармак тоттыралар.)
================
(Баланың
кул аркасын сыйпап.)
Песикәй, песикәй,
Ала мәче сөт эчә,
Кара мәче күз кыса.
Кит дигәндә китмәсәң,
Лапасага чәп итә.
(Алып өлгермәсә,
кул сыртына «чәп» итәләр.)
===============
—  Монда май бар иде, май кая китте?
—  Песи ашап китте.
—  Песи кая китте?
—  Салам астына кереп китте.
—  Салам кая китте?
—  Сыер ашап китте.
—  Сыер кая китте?
—  Көтүгә китте.
—  Тебәй, тебәй, тебәй!
(учны кытыклыйлар)
================
Аю-бүре
Бу күмәк уен җәй көне тышта, җае туры килгәндә, әрәмәлек буйларында уйнала.
Балаларның берсе аю яки бүре булып берәр җирдә посып тора. Башкалары урманга «җиләк җыярга» китәләр. Берәү аларга каршы очрап сораша:
— Дуслар, кая барасыз?
— Кара урманга барабыз.
— Кара урманда нишлисез?
— Кура җиләк җыябыз.
— Җилә к белән нишлисез?
— Җиләктән как коябыз.
— Бүре килсә нишлисез?
— Урман буйлап чабабыз.
Аннан соң барысы да күмәкләп җырлыйлар:
Җиләк җыям, как коям,
Дәү әнигә бүләккә;
Монда җиләк күп икән,
Аю-бүре юк икән.
Бүре яшеренгән җиреннән сикереп чыга да аларны куа башлый. Кемне тотса, шул бүре була.
Уен йөгереклек һәм җитезлек сәләтен үстерүгә ярдәм итә.

Комментариев нет:

Отправить комментарий