Балалар укырга, рәсем ясарга, җырларга биергә яраталар. Балалар белән бергәләшеп укырга ,язарга, биергә , рәсем ясарга,җырларга өйрәнәбез.
Гали белән кәҗә (Г.Тукай)
Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,
Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә.
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.
Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә.
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.
Тәмле җәй (Ш.Галиев)
Аланнарда – җиләк исе,
Басуларда – иген исе,
Җәйләүләрдә – сөт исе…
Тагын аллы-гөлле чәчәк,
Кайнар кояш өстисе –
Шушы булыр җәй төсе!
Басуларда – иген исе,
Җәйләүләрдә – сөт исе…
Тагын аллы-гөлле чәчәк,
Кайнар кояш өстисе –
Шушы булыр җәй төсе!
Матур җәй, кил безгә! (Б.Рәхмәт)
Матур җәй, кил безгә,
Кил, кил тизрәк син безгә,
Гөлләр белән бизәп җирне,
Чәчәкләр бир син безгә!
Кил, кил тизрәк син безгә,
Гөлләр белән бизәп җирне,
Чәчәкләр бир син безгә!
Иртән (Д.Гарифуллин)
Кикрикүк иртән тора,
Һава ярып кычкыра:
-Торды инде кошлар, – ди, -
Уяныгыз, дуслар, – ди.
Уята Галине дә,
Уята Вәлине дә,
Уята Кәлине дә,
Уята ул мине дә.
Ашыгырга куша ул
Балалар бакчасына.
Анда тәмле әйберләр
Пешкән, ди, барчасына.
Әгәр соңга калсагыз,
Тәмле әйбер бетәр, ди.
Сездән алдан барыр да,
Песи алып китәр, ди.
Һава ярып кычкыра:
-Торды инде кошлар, – ди, -
Уяныгыз, дуслар, – ди.
Уята Галине дә,
Уята Вәлине дә,
Уята Кәлине дә,
Уята ул мине дә.
Ашыгырга куша ул
Балалар бакчасына.
Анда тәмле әйберләр
Пешкән, ди, барчасына.
Әгәр соңга калсагыз,
Тәмле әйбер бетәр, ди.
Сездән алдан барыр да,
Песи алып китәр, ди.
Комментариев нет:
Отправить комментарий